top of page
мин1.png

   Таныш булыйк, мин – Сабирова Эльвира Рафис кызы булам.

   Педагогик эш стажым - 11 ел.

   Белемем: югары.

   Квалификацион категория: I категория.

   Эш урыным: Актаныш районы, Актаныш авылы,

                        1 нче санлы "Умырзая" балалар бакчасы.

    Вазифам: рус теле тәрбиячесе, тәрбияче.

                                 

                                    Ә хәзер үзем турында...

     Елның иң матур вакыты – яз аенда үзенең урап  чыкмаслык матур урманнары белән дан тоткан Мөслим районы Яңа Карамалы авылында дөньяга килгәнмен. Бөтен галәм яз һавасы сулап, яшәренеп утырган мәлдә,  иң матур бәйрәмнәрнең берсе -  8 март – Халыкара хатын-кызлар көнендә дөньяга килгәнгә күрә, Ходаем миңа хатын-кызларга хас иң асыл сыйфатларны кызганмаган. Һәм бигрәк тә балаларны яратуым мине бүгенге хезмәт юлым белән бәйләде. Бүгенгедәй һәтерлим: алмагачлар, сиреньнәр хуш ис таратып утырган вакыт иде ул. Без мәктәпне тәмамлап, кулыма көмеш медаль алып, Казанга юл тоттык. Казан хәтле Казанга килеп җиткәч, нишләп соң әле университетны барып күрмәскә. Шул рәвешле, күрергә диеп кенә барган җирдән, Әлеге уку йортын бик нык яраттым, укытучы-филолог һөнәрен үзләштерү бәхетенә ирештем. Тормыш сукмагым мине үзем укып чыккан мәктәбемә алып кайтты. Миңа белем биргән укытучыларым мине бу юлы да үзләренең киңәшләре, методик ярдәмнәреннән ташламадылар, мин 3 ел эчендә бик күп тәҗрибә тупладым...

Бүгенге көндә балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим.

Һәр көнне балаларның шат йөзен күрү, алар белән бергә гөр килеп бакча тормышы белән яшәү минем хезмәт юлымны тагын да баета, көч бирә.

bottom of page